Кытайның Жеянг һәм Лондон университетлары галимнәре Кытайдагы ирләр белән хатын-кызлар арасындагы аерманың башка илләр белән чагыштырганда үзгә булуын ачыклаган. Кытайда ирләр хатын-кызлардан 32 милионга күбрәк.
Дөньяда уртача 100 кыз балага 103 ир бала туганда, Кытайда 20дән яшьрәк кешеләр арасында 100 кыз балага 126 малай туры килә.
Кытайда "бер гаиләгә-бер бала" кануны бар. Кытай гаиләсендә малай булырга тиеш дигән гадәт сәбәпле, ата-аналар карындагы баланың кызмы-малаймы икәнен тикшерә, кыз булса йөклелекне туктата, ди галимнәр.
Бу хәл төрле вилаятьләрдә төрле. Кануннар иреклерәк булган Тибеттә икенче бала табу рөхсәт ителә, анда малайлар белән кызлар саны уртача дөньядагы саннарга туры килә. Янсу вилаятендә исә балалар арасында 100 кызга 140 малай туры килә.
1992 елда Көньяк Кореядә яңа туган 100 кыз балага 229 малай туры килгән булган. Хакимиятләрнең чаралар күрүе аркасында хәзер бу илдәге хәл халыкара вазгыятькә якынлашкан.