Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада мөслимәләр җәмгыяте теркәлде


Уфада октябрь инкыйлабына кадәр булган мөслимәләр җәмгыяте яңадан үз эшен башлый.

Җәмгыят 1907 елда төзелгән. Аны Мәрьям Солтанова җитәкләгән. Аның катнашлыгында Уфада китапханәләр, хәйрия ашханәләре ачылган, төрле һөнәр бирү дәресләре башлатылган, хастаханә һәм мәдрәсә эшли башлаган. Мәрьям Солтанова чорында олы яшьтәге мөселман хатын-кызлар өчен картлар йорты эшләгән. Болар барысы да химаячеләр акчасына тотылган.

Мөслимәләр җәмгыяте 100 ел элек эшләгән мәдрәсәне кире кайтарырга өметләнә.
XS
SM
MD
LG