Русиянең Лукойл нефть штркәте вәкилләре Гыйракка барып миллиардлаган доллар күләмендәге килешүнең язмышы турында сөйләшәчәк. Килешү 2002 елда туктатылган иде.
Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики хөкүмәтнең килешүне яңарту юллары бар, дип белдерде.
Лукойлның Гыйракка үзе генә яки башка ширкәтләр белән бергә хезмәттәшлектә кайту мөмкинлеге бар.
1997 елда ширкәт Көнбатыш Курна 2 дигән нефть кырын үзләштерү турында килешү төзегән иде, әмма Саддам Хөсәин режимы белән килешә алмавы сәбәпле Гыйрактан куылды.