Accessibility links

Бәйрәмгә Бангкок буш калды


Хөкүмәткә каршы чараларны Таиланд хәрбиләре көч кулланып бастырды. 70ләп кеше яраланды. Таиландта Яңа ел бәйрәмнәренә килгән туристлар китә.

Бүгенге каршылык чаралары вакытында тай хәрбиләре һавага ут ачты һәм халыкка яшьләндерү газы сипте. Демонстрациядә катнашучыларның автобусларга, машиналарга ташлар һәм шартлаткычлар атуы нәтиҗәсендә 70-ләп кеше яраланды.

Хәрби көчләр башлыгы генерал Җаггабатара каршылыкны туктату өчен барлык хәрби чараларның кулланылачагын, ләкин кешеләрнең хокукларына да тугъры калачакаларын әйтте:

"Хәрбиләр коралны кешеләргә зыян бирү өчен түгел, бары тик үзләрен саклау өчен куллана. Без бу кешеләрнең барсынын да үз ватандашларыбыз булуын беләбез һәм аларның хокукына ихтирам итәбез. Без халыкның хокукларын саклап калу өчен канунларга буйсынып чаралар күрәчәкбез", диде ул.

Хәрбиләр протестчыларны таратырга максат куды

Хәбәрләргә караганда, хәрбиләр узган март аенда хөкүмәт бинасы тирәсендә урнашкан протестчылар урынына таба хәрәкәт итә башлаган. Хәрби сүзче Сансерн Каукамнерд хәрбиләрнең протестчыларны таратырга максат куюын белдерде:

"Әгәр дә протестчылар хәрбиләргә зыян китерергә тырыша икән, ул чагында без тавыш чыгарган, ләкин кешегә зыян салмый торган мылтыклар белән каршы торачакбыз. Сезнең ТВ экраннарында күргән корал шундыйлардан, шуның өчен бу хакта белеп торыгыз", дип кисәтте.


Каршылык белдерүчеләр, хөкүмәт 4 ай элек хакимияткә канунсыз килде, дип премьер-министр Абһисит Веҗҗаҗиваның урыныннан китүен таләп итә.

Узган төндә Бангкокның төп бистәләре һәм юллары каршылык күрсәтүчеләр контролендә иде. 11 апрель көнне каршылык чаралары аркасында, Патайя каласында Көньяк-көнчыгыш Азия илләре җитәкчеләренең саммиты булмый калды.

Саммит алдыннан Бангкок урамнарына йөзләгән мең кеше чыкты. Якшәмбе көнне халык эчке эшләр министрлыгы бинасына бәреп керергә тырышты.

Хөкүмәтнең матбугат вәкиле телевидениедәге чыгышында халыкны тынычланырга чакырды.

Әйтергә кирәк, Абһисит премьер итеп узган елның декабрендә билгеләнде. Аңа кадәр премьер булган Таксин хөкүмәт сайлавында хәрәмләшүдә гаепләнгән иде.

Яки Аңа кадәр премьер булган Таксин хөкүмәт сайлавында хәрәмләшүдә гаепләнгәннән соң, парламент сайланды.
Таиландтан читтә булган Таксин якшәмбе көнне үз тарафдарларын "инкыйлабка" чакырды.

Сонгкран - яңа ел бәйрәме


Бангкоктагы киеренкелек, илдә Яңа ел чаралары башланган вакытка туры килде. Тайландта сиам календары буенча 13 апрельдән 15-нә кадәр Сонгкран, ягъни тай Яңа елы бәйрәме билгеләнә. Кайбер шәһәрләрдә корылык аеның бетеп, яңгырлар башланган бу көнне кешеләр бер-берсенә су сибеп, зур фестиваль белән бәйрәм итәләр.

Бу зур бәйрәмне күрер өчен һәр елны дөньяның барлык җирләреннән меңләгән туристлар агылса, быелгы бәйрәм вакытында, Франция, Британия, Австралия һәм АКШ үз ватандашларына Таиландка бармый торырга киңәш итеп белдерү ясады.

Шул уңайдан, сәяси яктан кабынган бу эчке кризис, ил икътисадының зур өлешен тәшкил иткән туризмга да зур зыян кертәчәк дигән фаразлар бар.
XS
SM
MD
LG