Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әтиләрен Башкортстаннан эзлиләр


Любовь Скрипник әтисе Марат Газизовны, Артем Гайнуллин әтисе Рөстәм Абдулхалик улын эзли. “Көт син мине (36)

Атаклы язучы Әмирхан Еникиның кызы Флера Еники әтисе белән бергә сугышта булган кешенең кызы белән бик күп еллардан соң очрашып, туганнар кебек аралашулары турында хәтирәләре белән уртаклашты:

“Өч еллар чамасы элек мине бер ханым табып, сез Әмирхан Еникиның кызымы, дип сорау бирде. Ул чуаш хатыны булып чыкты. 1941 елда әтиләребезнең сугышка бергә китүләре турында сөйләде. Мин әтиемнең аның әтисенең билетын алып кайтып, аның кайда башын салып калганы турында аларга хат язганын әйттем. “Нигә шул вакытттан бирле килмәдегез соң дигәч”, ул ханым хат турында белмәвен әйтте. Без әтиләребез сугышта бергә булган балалар бер - беребезгә тартылдык. Бик озак сөйләшеп утырдык”, диде Флера Еники.

Любовь Скрипник әтисе Марат Газизов турында әнисеннән генә ишетеп белсә дә, аны табасы килеп хат язган. Русиянең беренче каналында барган “Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов бер тапкыр да әтиләрен күрмәгән балаларның аларны Уфадан эзләве турында әйтте: “Марат Мирсәет улы Газизовны бер тапкыр да күрмәгән кызы Любовь Скрипник эзли. Әнием миңа аның турында күп сөйләде бик табасым килә һәм аның белән танышып аралашасым килә, дип яза Люба. Газизовның 1958 елда туганын гына белә ул”, диде Шәрәфетдинов.

Мөтагәр Биккузин Башкортстандагы Дәүләкән, яисә Чишмә районында 1954 елда туган әтисен Рим Хәсән улы Юсуповны Уфадан эзли. Ул аның Уфа шәһәрендәге Индустриаль техникумны 1973 елда тәмамлаганын гына белә.

Лилия Аширова әтисенең Уфадан һәм андагы филармония артисты икәнен генә белә икән.

“Лилия Халбай кызы Аширова әниләре бер әтиләре башка кыз туганының әтисен эзли. Ул Башкортстанның атказанган артисты 1980 елда Уфа филармониясендә эшләгән Җәүдәт Бикбирдин. Лилия әнисенең кыз фамилиясе Бордовская Зоя Федоровна икәнен язган. Әтием минем барлыгымны белми, дип яза Лилия. Күреп аның белән сөйләшәсем килә, аралашасым килә дип язган, ди Шәрәфетдинов.

Артем Рөстәм улы Гайнуллин әтисе Рөстәм Абдулхалик улын эзли. “Әти белән әни аерылганда миңа 7 яшь иде дип яза ул. Бу 1991 елда булган хәл. Шул вакыттан бирле мин әтине күргәнем юк. Алар аерылганнан соң без әниләрнең туган ягына Ростов өлкәсенең Волгодонски шәһәренә күчеп киттек. Мин 2002 елда хәрби хезмәткә алындым. Әтиемне бик тә күрәсем килә, дип яза Артем”,диде Илгизәр Шәрәфетдинов.

Украинада яшәгән Наталья Тәлгать кызы Кашапова үзенең бик күп туганнарын Башкортстанның Ярмәкәй районыннан эзләтә. Туганнарым табылса, бик рәхмәтле булыр идем, дип яза ул.

“Кашапов Сафуан Хикетдин улы һәм аның уллары кызларына, Наталья Кашапова туганнан туганы була. Сафуан абыйның Запорожьега безгә кунакка да килгәне бар иде .Әмма хәзер элемтә өзелде. Алардан килгән хат та бар иде, бу адреска хат язган идек, әмма җавап килмәде. Аларның анда яшәмәүләре билгеле булды, бәлки алар күчеп киткәндер. Аларның Ярмәкәйдә элек яшәгән адреслары Гагарин урамындагы 17 йорт, 2 санлы фатир иде”, дип яза Наталья, диде Шәрәфетдинов.

Туганннарын югалтып, аларны сагынып эзләүчеләргә, бер-берсен табарга ярдәм итү өчен: Казан 420061, абонент тартмасы 142,: “Югалсам да, көт сине мине”тапшыруына дип хат язарга мөмкин.
XS
SM
MD
LG