Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык авазы: “Ак барс” җиңүе турында ни уйлыйсыз?


- “Ак барс”лылар булдырды. Афарин! Ике такым да бер төсле уйнады. “Локомотив” кайчакта яхшырак та уйнады, әмма безнекеләргә бу юлы бәхет эләкте.

- Президент Миңтимер Шәймиев бик шатланды. Татар халкына да хөрмәт үсә үсүен, әмма хоккейчының максаты акча эшләүдә.

- Без үзебезнең Татарстан такымы җиңгәнгә сөенәбез. Уенны гаиләбез белән карадык .

- Бик яхшы уйнадылар, чын егетләр алар!

- Без Гагарин Кәсәсен “Ак барс” такымының беренче яулаучы булуга бик шат. Европа кыйтгасы хоккеенда - “Ак барс” беренче җиңүче булып тарихка кереп калачак. Беренче булуны тою ул бик рәхәт.

- “Локомотив” бик көчле такым. “Ак барс”ка җиңү яулау авыр булды, ләкин соңгы уен бик мавыктыргыч булды.

- Хоккейчылар бик шәп уйнады.

- “Ак барс”ның җиңгәнен беләбез. Әмма уенны карап булмады. Без авылдан килә идек, автобуста калдык.

- “Ак барс”ка рәхмәт, без алар белән горурланабыз.

- Барысы да Ярославль такымын мактады, без үзебезнең такым өчен җан аттык.

- Мин Буадан килдем. Анда да яшьләр, Казандагы кебек урамда машиналар кычкыртып, “Ак барс - чемпион!” дип төн буе шаулашып йөрде.

XS
SM
MD
LG