Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Кытайга кредит өчен нефть җибәреп торачак


Русия Кытай белән нефть өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк. Русиянең "Транснефть" белән Кытайның CNPC дәүләт нефть ширкәте арасында төзелгән килешү нигезендә "Көнчыгыш Себер-Тын океаны" нефть үткәргеченең Кытайга таба яңа олешен төзү каралган.

Русия 20 ел Кытайга елына 15 миллион тонна нефть җибәреп торачак. Моның өчен Кытай Русиянең "Транснефть" һәм "Роснефть" шикрәтләренә 25 миллиард долларлык кредит бирәчәк.
XS
SM
MD
LG