Accessibility links

Пакстан төбәгендә шәригать көчкә керде


Пакстан президенты Асиф Али Зәрдари, илнең төньяк-көнбатышындагы Әфганстан чигенә якын Сват үзәнлегендә шәригатьне рөхсәт иткән канун тәкъдимен хуплады. Президент сүзчесе Фәрәһнад Испаһани, «Associated Press» хәбәр агентлыгына биргән мәгълүматта, әлеге канун тәкъдименең 13 апрель кичендә имзалануын раслады.

Моннан элек, Милли шура депутатлары президентны шәригать канунларының гамәлгә ашырылуына рөхсәт итәргә чакырган иде.

Әлеге килешү, рәсми Исламабад хөкүмәте белән Талибан тарафдарлары арасында төзелгән атышларны туктату килешүенең шартларыннан берсе булып тора иде.

Әлеге килешү нигезендә, узган айдан башлап шәригать мәхкәмәләре эшли башлаган иде.

Узган атнада, Талибан тарафдары булган бер рухани, президент Зәрдаригә тәкъдимне расламаган очракта солых килешүен бозу белән янаган иде.

Көнбатыш илләре һәм хокук яклаучылар ясаган белдерүләрендә, Талибан һәм әл-Каидә тарафдарлары карамагындагы районнарда шәригать кануннарының кулланылуына рөхсәт итү, эктремистларның көчен арттырырга мөмкин, дип кисәтеп килә иде.

Сват үзәнлегенең зур өлеше Талибан карамагында. 2007 елда, гыйсянчылар көчләрен арттырганнан бирле, әлеге төбәктә яшәгән меңләгән кеше өйләрен ташлап китте, йөзләгән мәктәп җимерелде.
XS
SM
MD
LG