Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таиландта татарлар бармы?


Разыя Садыкова
Разыя Садыкова

Җәмәгатьчелекне Татарстан хөкүмәтенең наркотикларга каршы көрәш алып баручы бүлек җитәкчесе Разыя Садыкованың язмышы борчый. Бер атна элек ул ял һәм эш сәфәре белән Таиландка киткән.

Таиландта хакимият белән оппозиция тыныша алмыйча, зур бәрелешләр башлангач, күп кенә илләр үз ватандашларына анда барудан тыелып торырга киңәш итә. Бу турыда Франция, Британия, Австралия, АКШ, Русия белдерүләр ясады. Бу вакыйгалар туристик ил саналган Таиландка зур югалтулар китерәчәк, ди. Бу көннәрдә меңләгән турист кире туган якларына кайта.

Татарстан хөкүмәтенең наркотикларга каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Разыя Садыкованың якыннары сүзләренчә, инде 4 көн Разыядан бернинди хәбәр юк. Кәрәзле телефонына да җавап бирми. Садыйкова Таиландтагы хәлләрне белеп киткән. Ул түнтәрелеш булган җирләрдән ерагырак йөрергә җыенган. Разыя Садыйкова Таиланд вакыйгаларында зыян күргәнме, юкмы, билгесез. Ул бу вакыйгаларның шаһите булырга мөмкин.

Садыкова Таиландка эш сәфәренә киткән. Киләсе атнада анда Берләшкән Милләтләр Оешмасының наркотикларга каршы көрәш идарәсе утырыш үткәрергә тиеш булган. Садыкова 1 атна алдан барып ял итәргә җыенган.

Разыя Садыйкова Казан медицина университетын тәмамлап, Республика хастахәнәләрендә эшли. 2004 елдан Татарстан хөкүмәтенең наркотикларга каршы көрәш алып баручы бүлеген җитәкли. Медицина фәннәре докторы, Татарстанның атказанган табибы.

Таиландта моңа кадәр дә татарларның югалып торган очраклары булды. Бу илдә цунами булган вакытта татар язучысы Ринат Мөхәммәдиевтан 1 ай хәбәр булмады. Соңрак аның Пхукет дигән утрауда, нәкъ цунами дулкыны котырган урында булуы ачыкланды. Сәфәрдән соң Мөхәммәдиев анда күргәннәргә нигезләнеп әсәр дә язды. Ринат Мөхәммәдиев һәм аның гаиләсе цунами вакытында очраклы рәвештә генә исән калган.

Ә бу юлы Таиландта сәяси “цунами” күтәрелде. Хөкүмәт аппараты хезмәткәренең сәясәт һәм сугыш давылы кочагында калуы күпләрне борчый.

P.S.

Сишәмбе кичендә, бу тапшыру эфирга чыгу алдыннан, ниһаять, Разыя табылды. Ул телефон аппаратында “Азатлык” радиосыннан килгән смс хатларын алып, Казанга шалтыратты. “Азатлык” хәбәрчесенә ул, үзенең башкаладан читтә, Пхукет утравында булуын әйтте. Әмма искә төшерик, 2004 елның декаберендә бу утрауда цунами 75 меңнән артык кешенең гомерен өзгән иде. Хәзер исә, Таиландта сәяси түнтәрелешләр барган вакытта, Пхукет иң тыныч җирләрнең берсе булып саналса да, каршылык гамәлләре анда таралмас дип өздереп әйтүче юк. Ләкин эш һәм ял сәфәренә чыккан хатын кызларны бернәрсә дә туктата алмый.
XS
SM
MD
LG