Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Саклык банкы”ннан 2 миллиард сум урлаганнар


Русия “Саклык банкы”ның Татарстан бүлегеннән 2 миллиард сум акча урлаганнар. Республиканың эчке эшләр идарәсе акча урлауда “Софт-Трейд” ширкәте башлыгы Сергей Николаевны гаепли.

Алар фикеренчә, Николаев бу акчаларны канунсыз кредит рәвешендә алган.

Әлегә гаепләнүче вакытлыча тикшерү үзәгендә. Аның эше Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә тапшырылган. Николаев җинаять кодексының 159 маддәсе нигезендә, җинаять төркеме оештырып зур күләмдә акча урлауда гаепләнә.

Эчке эшләр министры урынбасары Андрей Вазанов, “Известия” басмасына биргән аңлатмасында: “Бу бик зур акчалар һәм без беренче чиратта банкка мөмкин кадәр тизрәк акчаларны кайтарту өстендә эшлибез”, дигән.

Вахитов районы мәхкәмәсе матбугат үзәге җитәкчесе Елена Коваль, әлегә Николаевның эше тикшерү сере, шуңа күрә артык мәгълүмат биреп булмый, ди.

Елена Коваль сүзләренчә, Вахитов районы мәхкәмәсе 18 февральдә үк “Софт-Трейд” ширкәте башлыгы 48 яшьлек Николаевны кулга алырга рөхсәт иткән. Әлегә Николаевның гаебе танылмаса да, тикшерү идарәләре, гаепләнүченең качу мөмкинлегеннән шикләнеп, аны хәзер үк кулга алырга карар кылган.

Тикшерү эшендә Сергей Николаевның 2007 елның июненнән 2008 елның октябренә кадәр “Саклык банкы”ның Совет районы бүлегендә 30-га якын кредит алуы язылган. Банк хезмәткәрләренә кредит алучы ширкәт турында ялган мәгълүмат бирелгән. Соңрак кредитка алынган акчалар төрле ширкәт хисапларына күчерелгәч, Николаев аларны акчага әйләндергән, диелгән тикшерү эшендә.

Әлеге җинаять эше банк бүлекчәсенә үзәк идарә җитәкчелеге тикшерүеннән соң ачыкланган. Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре фикеренчә, урлауда кайбер банк хезмәткәрләренең дә катнашы булырга мөмкин. Әмма әлегә аларның исемнәре әйтелми.
XS
SM
MD
LG