Accessibility links

Милли компонент урынына президент програмы булырмы?


Милли компонент тирәсендәге тынлык ана теле укытучыларын борчуга салды. 16 апрельдә Русия югары мәхкәмәсендә дәүләт имтиханын урысча гына бирүгә каршы эш карала.

Милли мәсьәлә нигезендә, ата-аналар бер борчылса, ана теле укытучылары шулай ук бүген билгесезлектә. Алар киләсе уку елыннан татар теле һәм әдәбияты ничек укытылачагын белергә тели. Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, әлеге бу төгәл билгеле түгел.

“Карарлар әлегә юк”, диде ул “Азатлык” радиосына. Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында катнашкан Гыйльметдинов күбрәк республикада эшләнеп килүче мәгариф програмына тукталды. Аны икенче төрле - президент програмы дип тә йөртәләр.

“Хәзер програмның проектын эшләү бара. Анда министрлыктан тыш, эксперт төркемгә теләгән һәр кеше керә ала. Эшләнеп беткәч аны барлык халыкка да тәкъдим итәчәкбез. Ул августагы мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсенә әзер булачак”, диде күптән түгел билгеләнгән министр.

Аның сүзләренчә, әлеге программада милли юнәлешкә аерым игътибар булачак. Бу өлкәне мәгариф һәм фән министрлыгы, Дәүләт шурасы, мәктәп вәкилләре эшлиячәк икән.

Гомумән дәүләт мәгариф программасы мәктәптән алып югары уку йортларын тулаем үз эченә алачак. Гыйльметдинов әйтүенчә, бу программаның төп максаты – 21 гасырга тәңгәл заманча мәгариф системасын булдыру.

Альберт Гыйльметдинов


“Дөньядагы барлык заманча технологияләрне үзебезнең мәгарифкә кертергә җыенабыз”, диде ул.

Комитет утырышына җыелган кайбер депутатлар милли мәсьәлә торышы белән кызыксынды. Мисал өчен Туфан Мңнуллин беренче чиратта Казандагы татар мәктәпләре һәм гимназияләренең начар бинада урнашканына борчылу белдерде. Әлбәттә, андый мәктәпләргә заманча технология кертелүе шикле.

“Татар балалары эт оясында укый, шуңа ата-аналар анда үз балаларын бирергә теләми”, диде ул.

Министр баштарак моңа каршы килсә дә, барып танышырга тәкъдим иткәч килешергә мәҗбүр булды. “Бу мәсьәләгә аерым игътибар биреләчәк”, диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исә милли компонент тирәсендәге хәлләр белән министр халыкны таныштырып бармый, дип тәнкыйть белдерде һәм массакүләм мәгълүмат чараларында бу мәсьәлә һәрдаим яктыртылырга тиеш дигән тәкъдимен әйтте.

Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев милли компонентны кире кайтару өлкәсендәге тырышлык дәвам итәчән белдерде. Шулай ук ул федераль үзәкнең Бердәм дәүләт имтиханын бары урыс телендә генә бирдертү карары күпләрдә борчылу уятканын әйтте.

Шул нигездә, Казандагы 2 гимназия укучының анасы моны Русия югары мәхкәмәсенә шикаять иткән. 16 апрельдә Мәскәүдә булачак мәхкәмә утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының юристы, 2нче гимназия директоры һәм шикаять итүче катнашачак.
XS
SM
MD
LG