Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Пакстан вилаятендә шәригатькә риза түгел


Ак Йорт Пакстан президентының илнең Сват үзәнлегендә шәригатьне рөхсәт иткән канунын хуплавына ризасызлык белдерде.

АКШ президенты Обаманың матбугат вәкиле Роберт Гиббс, бу адым демократия һәм кеше хокуклары торышына зыян китерәчәк, диде.

Президент Асиф Али Зәрдари, илнең төньяк-көнбатышындагы Әфганстан чигенә якын Сват үзәнлегендә шәригатьне рөхсәт иткән канун тәкъдимен кичә хуплады.
XS
SM
MD
LG