Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом сөйләшүенә үз тәкъдимнәрен әзерли


Иран үзенең атом программасы турындагы халыкара сөйләшүләргә үз тәкъдимнәрен әзерлиячәге турында белдерде. Бу хакта бүген президент Мәхмүд Әхмәдиниҗад әйтте.

Президент сүзләренә караганда, Иранның тәкъдимнәре тиздән сөйләшүләрне оештыручы БМО Иминлек Шурасының даими 5 әгъзасе һәм Германиягә тапшырылачак.

Көнбатыш Иранны атом коралы җитештерүдә гаепли. Тәһран атом программасын бары тик тыныч максатларда тәрәккый итүен белдереп килә.

XS
SM
MD
LG