Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент нинди милләттән булачак?


Әлеге сорау соңгы көннәрдә тагын игътибар үзәгенә менде. Моны аеруча Русиянең милләтара мөнәсәбәтләрне тикшерү үзәге башлыгы Леокадия Дробижеваның “Регнум” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсе кыздырып җибәрде.

“Башкортстан хакимияте сәяси мәсьәләләрне чишүдә милли каршылыкларны файдалана. Милли киеренкелекне кыздыра”, ди Дробижева. Узган җанисәпне искә төшереп, республикада моңа кадәр 21% булган башкортларның 29%-ка җитүе арттырып язу нәтиҗәсе, ди. Милләтара мөнәсәбәтләрне тикшерү үзәге җитәкчесе, Башкортстанның яңа президенты милләткә карап билгеләнмәячәк, аның этник башкорт булмавы да ихтимал ди.

Профессор сүзләренчә, якын араларда илдә милләтара конфликтлар күбәюе ихтимал, шуңа милли сәясәтне яңадан карарга кирәк. Русиядә “милләтләр” дигән атаманы “этномәдәни төркемнәр”гә алмаштыру актуаль булуын да әйтә. Профессор шулай ук туган телләр укыту үз теләкләре белән булырга тиеш, ә инде төп халыкның телен мәҗбүриләп укыту бетерелергә тиеш, ди.
XS
SM
MD
LG