Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарчага күчәбез!


Журналист Лилия Заһидуллина әлеге язмада “Үзебез!” хәрәкәте оештырган “Мин татарча сөйләшәм” акциясе турында яза. “Мин татарча сөйләшәм” чарасы татар теленең дәрәҗәсен күтәрү, куллану дәрәҗәсен киңәйтү, яшьләрне милли мәдәнияткә тарту максатыннан уздырыла.

Автор язуынча, әлеге чара урамда концерт куеп, “татарча сөйләшегез!” дип, буш сүз сөйләп йөрүгә генә кайтып калмаячак. Быел чарага 10 меңләп кеше җыю турында сүз бара.

Акциянең бер өлешен татар журналистлары алып бара. Һәр журналист үз өстенә алган оешмалар “татарчалаштырыла”. Ягъни Республикада ике дәүләт теле булуын, канун бозуларын кулланучы мәнфәгатен күздә тотмауларын җитәкчеләренә аңлатып, хат юллау, шалтыратулар оештырыла, дип яза Заһидуллина.

“Русчасы янында татарчасына да урын табарга омтылабыз. Соңыннан ике дәүләт телендә хезмәт күрсәткән оешмалар арасында рейтинг һәм антирейтинг төзелеп, матбугатта басылып чыгачак. Татарча язуга аяк терәп каршы торган оешмаларга журналистларның кара исемлегенә эләгү куркыныч яный”, ди автор.

Игътибар итсәк, Башкортстанда юл күрсәткечләре дә ике телдә языла. Бездәгедән аермалы буларак, анда туган телләренә игътибар көчлерәк, дип уртаклашкан Бөтендөнья татар яшьләре Форумы рәисе Руслан Айсин.

Акциянең нәтиҗәләре 26 апрельдә Бауман урамында 13.00дә ясалачак, дип хәбәр итә Лилия Заһидуллина.

Барсчылар галәмәте

“Барсчылар галәте” язмасында Лилия Заһидуллина “Ак Барс” җиңү яулаган
12 апрель төнендә Казан урамында яшьләрнең ни рәвешле “сөенүләрен” күзәтә.

“300-400 сумлык билетлар – 1 меңгә, 2-3 мең сумлыкларның бәясе 10 меңгә (!) сикерде. Җанатарларның кайберләре битләренә флаг рәсеме ясаган, “Ак Барс” футболкасы кигән, башында да хоккейчы киеме. Флаг, футболка сатучылар баеды инде. Уеннан соң товарлары калмады диярлек. “Локомотив” җанатарларының тавышы чыкмады да. Безнекеләрне тынычландырырлык түгел иде”, дип сөйли журналистка Әлмәттән махсус уен карарга килүче ата җанатар Альбина.

Казан урамындагы халыкның авызында “Ак Барс”тан кала башка сүз юк иде. Кешеләр машинадан төшеп, 40 ел күрешмәгәндәй кочаклаштылар, ди автор.

Лилия Заһидуллина тасвирлавынча, хәтта Баумандагы 4-5 метрлы сәгать өстенә үрмәләп менеп китүчеләр була. Бу кадәр кыргыйлар көтүен хокук саклаучыларның да көче җитмәс иде. Хәмер эчүнең дә иге-чиге булмый.

Динсез – кыйбласыз дигән сүз

“Иманга юл” сәхифәсендә Әлфирә Галиеваның әлеге исемдәге язмасы урын алган. Биредә имансыз, ягъни кыйбласыз яшьләр мәсьәләсе күтәрелә.

Автор фикеренчә, иманлы яшьләр өчен беркем дә кайгырмый икән. Ә менә диннән ерак торучыларны билгесезлек упкыны һаман саен төпкә суыра. Татар авылларында нинди зур мәчетләр, рус авылларында нинди зур чиркәүләр бушлыкка карап, уфтанып, тилмереп утыра.

Азгын күңелне бары тик илаһи көч кенә тотып, “тезгенләп” тора ала – ул Аллаһыга ышану көче, дигән Әлфирә Галиева.

Хат авторы язуынча, хәзер 14 яшьлек кыз балалар тәмәке тарта, эчә. Саф кыз булуыннан ояла. Моннан 20-30 ел элек ирсез-бала табу, баланы ятим итү күренешләре бу кадәр күзәтелмәгән. Тарих күрсәткәнчә, элек кыйбласызлар 8-10% булган, ә хәзер 50-60% тәшкил итә, бәлки күбрәктер дә әле.

Дин генә кыйбла табарга булышачак. Ата-ана тәрбияне Коръән китабына таянып бирергә тиеш һәм һәр баланың теле “бисмилла” дип ачылмаса, аңа кыйбла табу авыр булачак, дигән хат язучы.

Христос терелеп торганмы?

Керәшеннәргә багышланган “Арулармысез?” сәхифәсендә Саша Долговның “Христос терелеп торганмы?” дип исемләнгән язмасы урын алган. Автор 19 апрельдә билгеләп үтеләчәк христианнарның зур бәйрәме Пасха турында яза. Әлеге бәйрәмне керәшеннәр олы көн дип атый.

Биредә автор Олы көннең керәшеннәрдә ни рәвешле билгеләп үтү турында хәбәр итә. Алай гына да түгел, Олы көнгә кадәр булган башка бәйрәм-йолалар хакында да мәгълүмат бирә.

Мәсәлән, Олы көнгә бер атна кала керәшеннәр Бәрмәнчек бәйрәмен каршылый. Әлеге йоланың төп асылы – песиле тал ботакларын җыеп алып кайту һәм аларны өй, абзар почмакларына кадап чыгу.

Ә менә Олы көнгә өч кала керәшеннәрдә үлгәннәр рухына мунча ягу гадәте дә бар икән.

Саша Долгов язмасында Олы көннең христиан бәйрәме генә түгеллеген дә искәртеп узган. Күкәй буяу күренешләре мөселман татарларда, мишәрләрдә дә бар. Бары тик керәшеннәр әлеге йоланы Пасхага туры китереп үткәрә башлаган, дип сөйләгән авторга татар халкының йола-бәйрәмнәрен өйрәнүче Рәүфә Уразманова.

“Череп байыйсылар бар икән”

“Җан авазы” сәхифәсендә Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы кешесе Гүзәл Мөхәммәтҗанованың “Череп байыйсылар бар икән” дигән язмасы урнаштырылган. Биредә пай җирләрен инвесторларга биргән авыл халкының киләчәге турында уйлану ята.

Автор хәбәр итүенчә, җирләрне инвесторга бирү мәсьәләсе җыелышта карала. Әмма 400 хуҗалыкның чиреге дә күренми. Күгәрчен авылы җитәкчесе халыкка җирне инвесторга бирергә киңәш итә. Инвестор исә халыкка елына 1 гектар җир өчен 600 сум акча түләргә, печәнен, саламын биреп торырга вәгъдә бирә. Хәтта ипи пешерү эшен ачып җибәрәм, дип тә әйтә.

Авыл халкының “ни өчен сыер торагын төзекләндермисез?” дип соравына, Күгәрчен җирлеге рәисе бик тәфсилле җавап бирә. Баксаң, аларны төзәтеп торудан мәгънә юк, чөнки авыл хатыннары барыбер сыер саумаячак икән бит, дип яза Мөхәммәтҗанова.

“Җирләрнең бер өлешенә “Кулон” ширкәте ия булса, калган яртысына кем хуҗа булыр? Мишәр абыйсы әйтмешли, бу җирләр белән я череп байыйбыз, я ярык тагарак янында калабыз инде”, дип сөйли хат авторы гади татар авылындагы җир тирәсендә килеп туган вакыйгаларны.

Буа театры феномены

Айзат Шәймәрдановның “Дошмансыз дошман...” язмасы Буа театрына багышланган. Шушы көннәрдә генә Буа театры Казанда Рэн Куниның “666 нумер” әсәрен күрсәтте.

Әлеге тамаша депутатлар тормышына багышланган. “666 нумер”ны депутатларның үзләренә дә күрсәтәчәкләр икән.

“Депутатларны, кайбер гөнаһларын, азгынлыкларын исәпкә алмаганда, безнең кебек үк кешеләр дияргә җирлек бар. Сәясәтчеләр – безнең кебек үк артистлар”, дип сөйләгән Буа театрының җитәкчесе Раил Садриев.

Түрәләрне чеметеп алырдай әсәрнең кирәк булуын тәнкыйтьчеләр дә, җәмәгать эшлеклеләре дә искәрткән. Раил Садриев үзе башкалардан аермалы буларак килеп туган икътисадый кризиска рәхмәтле икән.

“Яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр – йолдызлар бермә-бер кимеде. Давыл океанны чистарта. Шулай ук кризис та бөтен томанны юк итте. Кризис халыкка ни кирәген ачыкларга ярдәм итте”, дип белдергән Раил Садриев Айзат Шәймәрдәновка.







XS
SM
MD
LG