Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия министры Әрмәнстанга бара


Төркия тышкы эшләр министры Али Бабаҗан бүген Әрмәнстанга бара. Аның Кара диңгез төбәгендә хезмәттәшлек оешмасының 20нче җыенында катнашуы көтелә. Оешма 12 илне берләштерә.

Төркия белән Әрмәнстан күп еллык тарихи каршылыкларны чишү тырышлыкларын ясый. Ике ил арасында дипломатик мөнәсәбәтләр юк. Төркия Госманлы чорында әрмәннәргә каршы геноцидны кире кага.
XS
SM
MD
LG