Accessibility links

Кайнар хәбәр

БДБ илләре Татарстанны өйрәнә


Пәнҗешәмбе Казанда “Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләрендә яңа технологияләр үсеше” дип аталган халыкара форум узды. Аңа төрле илләрнең сәүдә-сәнәгать пулатлары җитәкчеләре җыелды.

Чарада Русия сәүдә-сәнәгать пулаты башлыгы Егений Примаков, Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле Григорий Рапота, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә катнашты. Татарстанның икътисадый мөмкинлеген чагылдыручы күргәзмә белән танышып чыкканнан соң, форумда катнашучылар яңа технологияләр тармагындагы мәсьәләләрне тикшерде.

Кунакларның Татарстан буйлап сәфәре кичә үк башланган иде. Казан белән таныштырганчы, республика җитәкчелеге башта аларга Чаллы, Алабуга районнарында ирешелгән уңышларны күрсәтте. Евразия икътисади берлеге баш сәркатибе Мансуров әфәнде алардан таң калган.

“Казан яңа технологияләр үзәге булып саналса да, безгә башта Чаллы шәһәрен күрсәттеләр. Бераз аптырашта калган идек. Әмма Чаллыдагы “Мастер” дип аталган технологияләр үзәге белән танышкач, барысы да аңлашылды. Ул шаккатырлык үзәк. Татарлар 100-гә якын ширкәтне бер урынга җыеп, аларны эшләтә алган. Мондый системаны башка илләрдә дә булдырырга кирәк”, ди Мансуров.

Казанада узган бу форумның төп оештыручылары - Русия һәм Татарстанның сәүдә-сәнәгать пулаты, Татарстан хөкүмәте. Җыелышны башлап Евгений Примяков, аның авыр финанс кризисы вакытында узуын искә алды.

“Кризистан соң яңа икътисади үсеш юлына басырга телибез икән, бу мәсьәләләрне хәзер үк чишә башларга кирәк. Кризиска кадәр Русиянең гомуми еллык кеременең 40%-ы экспорт тәшкил итте. Мәсәлән, Кытай кризиска карамастан да, үзендә җитештерелгән товарларны тышка сата алмагач, җиңел генә экспортка әйләндерә алса да, безнең икътисад андый системага кырылмаган. Бәйсез дәүләтләр илләре җитәкчеләре кризиска кадәр дә икътисадта яңа технологияләргә нигезләнергә кирәк дигән иде. Хәзер бу юнәлештә эшне арттырырга кирәк”, ди Примаков.

Аның сүзләренчә, яңа технологияләрне өйрәнү тулысынча бюджет хисабына финанслана. Кризис сәбәпле быел финанслау күләме нык кимегән. Өстәвенә, яңа технологияләр белән шөгыльләнүче кече һәм урта бизнес та хөкүмәт тарафыннан ярдәм ала алмый.

Евгений Примаков фикеренчә, БДБ илләрендә уртак бер технологияләр үзәге булдырырга кирәк. Һәм бөтен илләргә яңа технологияләр бер дәрәҗәдә кертелергә тиеш. Русиядә исә, узган елларда яңа технологияләрне финанслауга тотылган акчалар тиешле нәтиҗәләр бирмәде, ди Примаков.

“2008 елда Русиядә яңа технологияләр тармагына 40 миллиард доллар сарыф ителде, әмма нәтиҗәсе бик күренми. Дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле берничә технология генә булдырылды. БДБ илләренең сәүдә-сәнәгать пулаты вәкилләре әлеге хәлне яхшырту максатында эшләргә тиеш”, ди Евгений Примаков.

Кризис Казанга да кагылды, билгеле. Миңтимер Шәймиев үзе дә бу турыда һәр җыелышта диярлек әйтеп килә. 60 меңгә якын эшсез - кризис нәтиҗәсе. Яртышар ел хезмәт хакын алмаган кайбер ширкәт хезмәткәрләре еш кына ризасызлык чаралары үткәрсә дә, Татарстан җитәкчелеге кунакларга республикада барысы да ал да гөл итеп кенә күрсәтергә тырышкан. Әйтик шул ук “Оргсинтез” заводы. Берничә ай элек хезмәт хакын киметүгә, эшчеләрне кыскартуга каршы биредә зур гына шау-шу күпкан булса, кунаклар бу ширкәт турында яхшы фикердә калган.

“Евгений Примаков “Казаноргсинтез” ширкәте вәкилләреннән кризис сизеләме, дип сорагач, “беркемне кыскартмадык, товарларыбыз яхшы сатыла, бар да тәртип”, дип җавап бирделәр. Бу сүзләрдән соң, кризис бөтенләй Татарстанга кагылмаган төсле тоела. Яисә сез, кризис төбенә төшеп җитмичә, яңа ысулларын табып икътисадны күтәрергә тырышасыз”, ди Евразия икътисади берлеге баш сәркәтибе Мансуров әфәнде.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев форумда ясаган чыгышында яңалык әйтмәде. Аның сүзләренчә, Татарстан Көнчыгыш белән Көнбатышны бәйләп торучы республика. Татарстанда мәгариф, нефть чыгару һәм эшкәртү, машина төзелеше, сәнәгать алга киткән, ди ул. Шәймиев сүзләренчә, 2008 елда республиканың еллык гомуми кереме 930 миллиард, республикага кертелгән инвестиция 268 миллиард сумга җиткән.

“Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләрендә яңа технологияләр үсеше” халыкара форумы җомга дәвам итәчәк. Бу көнне төрле темаларга багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүләре узачак. Шулай ук форумда катнашучылар “Идея” технопаркы белән дә танышачак.
XS
SM
MD
LG