Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта беренче YouТube оркестры җыелды


Нью-Йорктагы дөньяның иң мәшһүр концерт залларының берсе булган Карнеги-Холлда YouТube оркестрының беренче тамашасы булды.

Барлыгы 90лап сәнгатькәр оркестрга интернеттагы YouTube сәхифәсендә сайланды. Моның өчен аларга үзләренең башкаруын видеога төшереп сәхифәгә кую кирәк иде. Оркестрда уйнаячак музыкантларны сәхифәгә керүчеләр сайлады. Бәйгедә 3 меңләп кеше катнашкан.

Оркестрда иң яшь башкаручыга 15, иң олысына 55 яшь. Арасында Австралия һәм Көньяк Кореядән килүчеләр дә бар. Аларның кайберләре мондый мәшһүр сәхнәдә уйнау түгел, үз илләреннән дә чыкмаган.

Үзенең беренче тамашасына YouТube оркестры 3 кенә көн әзерләнгән. Концертта Бах, Моцарт, Вагнер, Чайковский әсәрләре, шулай ук бу чара өчен махсус язылган Кытай композмторы Тань Дуньнең "Эроика" исемле беренче интернет-симфониясе башкарылган.

Оркестрны Сан-Франциско симфония оркестры дирижеры Майкл Тилсон җитәкләде.
XS
SM
MD
LG