Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмән дәүләт ТВ каналы башлыгы эштән алынган


Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов күрсәтмәсе белән илнең "Алтын Гасыр" дәүләт телевидение каналы башлыгы Бегли Алиев "җитди хаталар һәм үз вазыйфасын башкара алмавы сәбәпле" эшеннән алынган. Бу хакта республика мәгълүмат чаралары хәбәр итте.

Берничә көн элек шулай ук "Төркмәнстан" дәүләт газетасы баш мөхаррире Аннаморат Поладов да вазыйфасыннан алынган иде.

Президентның бу адымнарыннан соң мәгълүмат чаралары өлкәсендә үзгәрешләр булачак, дип фаразлыйлар.

XS
SM
MD
LG