Токиода халыкара җыенда Пакстанга ярдәмгә 5 миллиард доллар бүленә, дип хәбәр ителде. Химаячеләр акчасы ярлылыкка каршы көрәшкә, мәгарифкә һәм сәламәтлек саклауга тотылачак.
Иң күп акча бирүчеләр - Япония һәм АКШ берәр миллиард, Согуд Гарәпстаны 700 миллион, Европа Берлеге 640 миллион доллар бирергә әзер.
Президент Асиф Али Зардари сугышчыларга каршы көрәшне дәвам итәчәкләрен белдерде.