Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан милициясе “чистартыламы?”


Русия эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсендә үзгәрешләр дәвам итә.

Бу атнада биредә тагын ике полковник үз вазифаларыннан китүе турында гариза язган. Алар икесе дә зур түрәләр, идарә җитәкчеләре. Салым җинаятьләрен ачыклау идарәсе башлыгы Даил Гобәйдуллин белән Махсус техник чаралар идарәсе дигән серле исемле идарә башлыгы Эдуард Юлдашев вазифаларыннан китә.

Берьюлы ике зур идарә җитәкчесенең эшеннән китүе шунда ук төрле уй-фикерләргә этәрә. Әмма эчке эшләр министры Игорь Алешин, журналистлар белән очрашуда булган сөйләшүдә, монда ниндидер “этлек” эзләмәскә чакырды.

“Ике полковник та вазифаларыннан үз теләге белән китә, аларның пенсия яше керде. Һәм монда ниндидер “чистарту”, аларны начар эшләгәне өчен вазифасыннан алу гамәле юк”, дип белдерергә ашыкты эчке эшләр министры Игорь Алешин.

Шулай да, бәйсез аналитиклар фикеренчә, читтән килгән Игорь Алешин үз даирәсен ныгыту өчен, Рафаил Диваев командасыннан калган милиция түрәләреннән тизрәк котылырга тырыша. Рафаил Диваев исә республика хакимиятләренең ныклы терәге буларак билгеле иде. Ул әле дә эшсез калмады, ә бары аның өчен генә тагын бер вице-премьер вазифасы булдырылды.

Игорь Алешинның Башкортстанда тәэсир көче артуына дәлилләр атна саен арта тора. Яңарак эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Салават шәһәрендә президент Мортаза Рәхимовның сак хезмәте җитәкчеләрен дә акылга утырткан иде. Президентның сак хезмәте башлыклары Салават шәһәрендә исерек килеш машинада йөргәндә, аларны автоинспекция хезмәткәрләре туктата.

Сак хезмәкәрләре һәрчак яшел юл ача торган таныклыкларын күрсәтсә дә, аларга беркетмә төзелә. Шуннан соң президент хакимияте идарәсе салмыш килеш йөрергә яратучы хезмәткәрләрен эшләреннән алырга мәҗбүр булды, дип хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG