Accessibility links

Керәшеннәр Олы көнне каршылый


Башка христианнар белән керәшеннәр дә 19 апрельдә Пасха бәйрәмен каршылый. Керәшеннәр Пасханы, үзләренчә Олы көн дип атый.

Русиядәге башка православ чиркәүләрендәге кебек Казандагы керәшен җыены чиркәвендә дә Пасхага каршы төндә гыйбадәт уку оештырыла. Керәшеннәрдә гыйбадәт уку сүзе - келәү дип әйтелә.

Пасха бәйрәмен христианнар Гайсә коткаручының, ягъни Христосның качка кадаклап куелганнан соң яңадан терелеп торуы уңаеннан билгели. Бу көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылулар, кунакка йөрешүләр була. Кызыл төскә йомырка буяу гадәте бар. Балалар өйдән-өйгә йөреп йомырка җыеп йөри.

Керәшеннәрне атакай котлый

Керәшен җыены чиркәве рухание Павел Павлов Пасха, ягъни Олы көн уңаеннан үзенең котлау сүзләрен ирештерде.

Павел Павлов
“Күңелләребез чиста, саф булсын. Чиста күңелләрдә Ходайның дәүләте яшәсен, аның изгелеге торсын. Ходай тормышларыбызны да рәтләсен. Кешегә гел дөнья мәшәкатьләре белән генә яшәмәскә, җан турында да уйларга кирәк. Дин китаплары укырга тырышсыннар. Тән һәм җан бер-берсенә бик нык бәйләнгән бит. Җан чистара башлагач, тән дә савыга. Арабызда һәрвакыт татулык булсын, хәтерен калдырырлык эшләр кылмыйк. “Мөмкин булган кадәр кеше белән тату яшәргә тиешсез” дип әйтелгән изге катапта. Әлеге бәйрәмнәр ни өчен яшәвебез, тормышыбызның нинди булырга тиешлеге турында искә төшерә”, ди котлау сүзендә Павел Павлов.

Пасха христиан бәйрәме генә түгел

Әмма Пасха бәйрәмен тулысынча христиан дине бәйрәме генә дип әйтеп булмый, дип искәртә белгечләр. Бигрәк тә, борынгы төрки гореф-гадәтләрне бүгенге көнгә кадәр саклап килгән керәшеннәрдә милли бәйрәмнәр белән дини йолаларның бергә кушылуы сизелә.
Татар халкының йола-бәйрәмнәрен өйрәнүче галимә Рәүфә Уразманова сүзләренчә, яз көне йомырка буяу гадәте мөселман татарларда, мишәрләрдә дә бар. Бары тик язгы йолаларны керәшеннәр чиркәү бәйрәмнәренә туры китереп уздыра башлаган. Ягъни милли бәйрәм чиркәү гадәте кысаларына кертелгән.

Христианнарның Пасха бәйрәменә керәшеннәрнең милли йолаларының да килеп керүен керәшен чиркәве побы Павел Павлов та искәртә. Әмма ул христиан дине миллилекне бетерми дип саный.

“Чиркәүләрдә керәшеннәр славян телендәге келәүләрне дә тыңлаган. Аңа карап кына үзебезнеке бетмәгән бит. Әмма һәр халыкның үз йоласы була инде. Керәшеннәрдә башкалардан аермалы буларак, бәйрәм вакытында кунакка йөрү гадәте бар. Пасха алдыннан ук келәүгә төрле авыллардан халык килә башлады. Моның асылында күңел ачу гына түгел, ә менә үзеңнең сөенечеңне башкаларга күрсәтү уе ята. Болар безгә әби-бабайлардан калган. Шуңа күрә алар халык хәтереннән берничек тә югала алмый”, ди ул.

Халык авыз иҗаты белгече, галим Геннадий Макаров та, Пасха бәйрәмендә мәҗүсилек йолалары да чагылыш таба, ди.
Геннадий Макаров


“Олы көнне бала-чагалар өй саен кереп йомырка җыя. Өйгә иң беренче кергән баланы бусагага яки каз оясына утыртып черләткәннәр. “Чер-чер” килеп каз бәбкәләрегез, чебиләрегез күп булсын дип теләкләр әйткәннәр. Бу гадәт авыл саен булган. Аннан соң Олы көн алдыннан бөтен өйләрне юганнар. Монысы язгы яңарыш белән бәйле. Йомырка буяу да элеккедән килгән гадәт”, ди Макаров.

Геннадий Макаров сүзләренчә, санап үтелгән әлеге йолалар бүген дә гамәлдә. Быел бәйрәм хөрмәтенә 23 апрельдә “Ак Барс” яшьләр үзәгендә “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт җыр һәм бию ансамбле, керәшен җырчылары Олы көн концерты да әзерли.
XS
SM
MD
LG