Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран кызы Диләрәнең сәгатьләре санаулы


Соңгы 5 елны төрмәдә үткәргәннән соң, Диләрә Дараби балигъ булмаган чактагы җинаять өчен үлемгә хөкем ителде.

Диләрә кеше үтерүдә гаепләнде һәм ул моны тану турында кәгазьләрне имзалады. Үтерелгән кешенең гаиләсе аны ярлыкамаса, ул берничә көннән асып үтереләчәк.

Җинаять кылынганда Дилярәгә 17 яшь була. Ул үзенең йөргән егете белән ике туган апасының йөртына әйбер урларга кергән булган, соңыннан анда пычак кадаган өлкән ханымның мәете табылган. Кыз үтереш өчен җәваплылыкны үзе өстенә ала, гаебен тану турында белдерә.

Гаепне тануга карамастан, хөкем карары йөмшартылмый, кызга үлем җәзасы бирелә.

Диләрәнең әйтүенә караганда, гаепне үзенә алырга аңа йөргән егете кушкан булган. Чөнки җинаять кылынганда аңа 17 яшь булган, балигъ булмаганнарга үлем җәзасы бирелмәячәк, дип ышанган ул.

Диләрә Дарабинең яклаучысы Абдолсаммад Хорамшах кызның гаепсез булуы турында белдереп килә. Ул хөкем карары тикшерүнең тәмамланмавына карамастан чыгарылды дигән дәлил китерә. Ул шулай ук, ябык кына кызның башка бер кешене кадап үтерә алуына шик белдерә.
Диләрә Дараби, Иранда үлем җәзасына хөкем ителгән яшьләрне гәүдәләндерүче бер символ булды.

Аны яклап һәм аңа игътибарны җәлеп итәргә тырышып Ирандагы хокук яклаучылар ул ясаган рәсем күргәзмәсен оештырды. Интернеттагы сәхифәләрдә Диләрәне яклау компаниясе барды. Аның әйтисе баш мәхкамә башлыгына, үлем җәзасын кире кагырга сорап хат язды. Җәмәгаятьчелек вәкилләре һәм яклаучылар, зыян күргән гаиләне үч алудан баш тартырга, кызны кичерергә күндерергә тырышты.

Диләрә Дараби кебек балиг булмаган яшьтә кылган җинаятьләр өчен 70 ләп кеше үлем җәзасына хөкем ителгән. Соңгы елларда 18-не тутырмаган берничә яшь кешегә асып үтерү җәзасы бирелгән. Кайсеберләре соңгы минутта үлемнән котылган.

Хокук яклаучылар әйткәнчә, үлем җәзасын биреп Иран мәхкәмәләре халыкара килешүләрне боза. Әйтик, Иран Балалар хокуклары турындагы конвенцияне раслаган булган. Анда 18гә җитмәгән яшь кешеләргә үлем җәзасын бирү, гомерлеккә төрмәгә ябу тыела.

2007 елда хокук яклаучы Amnesty International оешмасы Иранны “соңгы балалар үтерүче ил” дип атаган иде.

Диләрә Далабига бирелгән үлем җәзасы үтәү 20нче апрельгә билгеләнгән, аның дуслары һәм туганнары аның исән калуына өметләрен өзми.
XS
SM
MD
LG