Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама яңа үрләрне яуларга җыена


Барак Обама һәм Уго Чавес очрашуы
Барак Обама һәм Уго Чавес очрашуы

АКШ бөтен илләргә бер төсле мөнәсәбәт күрсәтәчәк, дип белдерде Барак Обама. Ул Чавесның кулын кысты, Кастрога дуслашырга тәкъдим итте.

Обама үзенең белдерүләрен Тринидад һәм Тобаго дәүләтендә бара торган Үзәк, Төньяк һәм Көньяк Америка илләре саммитында ясады. Бу җыенда барлыгы 34 ил вәкиле катнашты. Игътибар үзәгендә АКШның Кубага мөнәсәбәте һәм дөнья күләм икътисади кризис торды.

Обама яңа төр төбәкара хезмәттәшлек чоры башлануын игълан итеп, элекке дошманы, Кубага яңа баштан сөйләшүләрне башлау тәкъдимен ясады.

Ике ил арасындагы дипломатик мөнәсәбәләр 1960 елда туктатылган иде. Шушы саммитта Барак Обама, АКШның Куба белән кайбер мәсьәләрдә сөйләшәүләр башларга әзер булуына ишарә итте.

Мәсәлән ул наркотиклар белән көрәш, миграция, кеше хокуклары, сүз иреге, демократик реформалар мәсьәләләрен атады.

"Мин АКШ һәм Куба мөнәсәбәтләренә яңа юнәлеш бирә алуыбызга ышанам", диде Барак Обама.

Пәнҗешәмбе көнне Куба башлыгы Рауль Кастро, илнең АКШ белән “теләсә нинди" тема турында сөйләшергә әзер булуы турында белдерде.

Шушы саммит барышыныда АКШ президенты Венесуэла башлыгын да сәламләде. Барак Обама Уго Чавес янына килеп, аның кулын кысты.

Уго Чавес АКШның иң усал телле тәнкыйтьчесе булып санала иде. Венесуэла башлыгы соңыннан, мондый җылы сәламләү өчен рәхмәтле булуын белдерде.

"Мин аңа 8 ел элек Бушка әйткән сүзләрне әйттем, мин сезнең дустыгыз булырга телим дидем", дип сөйләде Чавес журналистларга.

Шимбә көнне булган җыенда Чавес Обамага сулчы язучы Едуардо Галеононың Латин Америкасы тарихы турында китабын бүләк итте.
XS
SM
MD
LG