Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак парламенты яңа рәис сайлады


Багдад – Якшәмбедә Гыйрак парламенты сөнни Аяд Әс-Самараины яңа рәис итеп сайлап, айлар буе дәвам иткән сәяси көрчеккә нокта куйды.

Хәзер парламент 4 ай көтеп яткан мөһим кануннарны тикшерү эшенә керешә ала.

Парламентның элекке рәисе Мәхмүт Әл-Машһадани 23 декабрьдә урыныннан киткән иде.

Яңа рәис Аяд Әс-Самараи Сәддам чорында дистә еллар буе Британиядә яшәгән. 2003 елда американ гаскәрләре Гыйракка кергәнче ул Вашингтон белән элемтәдә торган сөргендәге Гыйрак вәкиле булган.
XS
SM
MD
LG