Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барадай Иранны АКШка кул бирергә чакыра


Халыкара атом энергия идарәсе башлыгы Мөхәммәт әл-Барадай Иранны АКШ президенты Барак Обама идарәсе тәкъдимнәренә уңай җавап бирергә чакыра.

Барадай АКШ-ның яңа тәкъдимнәрен хуплавын белдерде.

"АКШ мөрәҗәгать итеп Иранга кул бирә. Мин иранлы хезмәттәшләремне җавап бирергә, кулларын сузарга чакырам. Иран ягы да хәзер башкачарак сөйләшә. Ул яктан да хәзер күпкә йомшаграк сөйләшү күзәтелә. Шуңа күрә мин хәзер Иран мәсьәләсен чишү мөмкинлеге ачылыр", - дип өметәләнәм диде Барадай.

Дөнья җәмәгатьчелеге Тәһранның уран баетуын туктатырга тели. Баетылган уран атом коралы ясауда кулланыла ала.
XS
SM
MD
LG