Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәптә акча җыюга каршы көрәш башлана


Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Казанның ата-аналардан акча җыелган 94-нче гимназиясендә булды.

Узган атнакичтә бу гимназиядә 1 сыйныфта укучы бер кызның анасы министр белән очрашудан соң гимназия мөдире таләбе белән җыелган акчаларның нәрсәгә тотылуын ачыклауны сорап прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде.

Казан кеше хокуклары яклау үзәге ата-аналар Русия конституциясендә бушлай башлангыч белемнең гарантияләнүен онытмаска, һәм мәктәпләргә төрле максатлар өчен акча түләргә мәҗбүр ителмәскә тиешләр ди.

Бу үзәк шулай ук мәктәпләрне төзекләндерү, дәреслекләр алу һәм башка максатлар өчен дир акча җыю очраклары турында телефон аша үзенә хәбәр итүне сорый.
XS
SM
MD
LG