Accessibility links

Кайнар хәбәр

Динара Сафина - дөньяда беренче теннисчы


Динара Сафина Хатын-кызлар теннис берләшмәсе рейтингында беренче урынны алды.

Сафина бу дәрәҗәгә беренче мәртәбә иреште һәм ул урында американ Серена Уильямсны алмаштырды.

Берничә ел элек ирләр арасында беренче урынга Динараның бертуган абыйсы Марат Сафин да чыккан иде.

2008 елда Сафина Хатын-кызлар теннис берләшмәсенең 4 турнирында җиңде, Пекиң Олимпиадасында көмеш медаль алды.
XS
SM
MD
LG