Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа китап: «Tatar Phrasebook»


Татар теленең Русиядә рәсми телгә әйләнү ихтималын күздә тотыпмы, Bennett and Bloom нәшрияты яңа татар сөйләүлеге чыгарган. Китап тышлыгында "Русия Федерациясенең төрки теле" дип язылган.

Nicholas Awde һәм Гөлназ Вәлиева язган китапны тәкъдим итү сүзендә болай диелгән:

Татар теле Русия федерациясенең бер өлеше булган Татарстан республикасындагы төрки тел. Аны Казан татарлары теле дип тә йөртәләр. Бу телдә Татарстанның күрше төбәкләрендә, Казахстан, Үзбәкстанда миллионлаган кеше сөйләшә. Чит илләрдә дә шактый зур татар диаспоралары бар: Кытай, Финляндия, Төркия, Австралия, АКШта. Дөньяда барлыгы җиде миллионнан артык татар бар дип исәпләнә.

Бу китапта татар теле куллану өчен уңайлы латин имласында тәкъдим ителә. Татарлар үзләре куллана торган кирил имласында үрнәкләр китерелә. Шулай ук, грамматика һәм фонетика бүлекләре, 4000 сүздән торган икеяклы сүзлек бар. Сәяхәт һәм мәдәниятка кагылышлы мисаллар китапта мул итеп бирелә.
XS
SM
MD
LG