Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЮКОС адвокаты Бахмина төрмәдән чыга


Русия мәхкамәсе ЮКОС ширкәтенең элекке юристы Светлана Бахминаны төрмәдән шартлы рәвештә иртәрәк азат итәргә дигән карар чыгарды.

Бахмина 3 бала анасы. Өченче баласын ул төрмәдә тапты.

Бахмина ЮКОСны салымнардан качуда һәм алдау ысулы белән эш итүдә гаепләүләр нигезендә 2006 елда 6 елъярымга төрмәгә хөкем ителгән иде.

Кеше хокукларын яклаучылар бу гаепләүләр ЮКОСны җимерү максатындагы сәясәт белән бәйле дип Бахминаны яклап килде.
XS
SM
MD
LG