Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Кытай үткәргеч һәм нефть килешүе имзалады


Русия белән Кытай Кытайга нефть кудыру өчен үткәргеч торба сузу турында күпмиллиард долларлы килешү имзалады.

Февраль аенда әзерләнгән килешүне Кытай вице-премьеры Уаң Кыйшан һәм Пекиңга килгән Русия вице премьеры Игорь Сечин имзалады.

Сечин Көнчыгыш Себердән Кытайга кадәр сузылачак үткәргечне төзү 2010 ел аыхырына ук тәмамланырга мөмкин диде.

"Бу озын мөддәтле, үзенчәлекле килешү. Ул акча белән тәэмин ителгән. Аны тормышка ашыру өчен без инде магистраль үткәргечнең Кытай халык республикасына барачак бүлеген төзи башладык", диде Сечин.

Килешү нигезендә Русия үткәргеч төзиячәк һәм Кытайга нефть кудырачак.
XS
SM
MD
LG