Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда төрмәгә ябылган журналист яңа хөкем сорый


Иранда шпионлыкта гаепләнеп хөкем ителгән журналист Роксана Сабери аппеляция мәхкамәсенә мөрәҗәгать итте.

Чыгышы белән иранлы американ журналисты Роксана Саберига дөньяда күләмендә игътибар арта бара. Аның турында Вашингтон, Европа Берлеге һәм Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат та белдерүләр ясады. Сабери шпионлыкта гаепләнеп узган шимбәдә 8 ел төрмә җәзасына хөкем ителде.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон дүшәмбе көнне АКШның да, Иранның да ватандашы булган Саберины тиз арада азат итәргә чакырды.

Клинтон журналистларга аны хөкем итү ачык булмады диде.

Якшәмбе көнне АКШ президенты Барак Обама да Сабериның шпионлыкка катнашы юк дип исәпләвен, аның иминлеге өчен борчылуын әйтеп аны азат итәргә чакырды.

Саберины азат итү кирәклеге турында Иранның мөһим сәүдә партнеры булган Европа Берлеге дә мөрәҗәгать белән чыкты.

Хәзерге вакытта берлектә рәислек итүче Чехия дүшәмбе көнне "Саберины хөкем итү гадел һәм ачык мәхкамә таләпләренә туры килми", - дип аны иреккә чыгарырга чакырды.

Көнбатышның мөрәҗәгатьләренә Тәһраннан җаваплар әлегә бик кыска булды.

Дүшәмбе көнне Тәһранда матбугат очрашуында Иран тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Хәсән Кашкавый "Халыкара нормалар нигезендә бер ил икенче ил мәхкамәсенең карарларын хөрмәт итәргә тиеш, һәм без барлык илләр дә Иран мәхкамәсе карарларын хөрмәт итәр дип өметләнәбез", - диде.

Шул ук вакытта Иранда да Сабери эшенә иң югары дәрәҗәдә игътибар бирелә. Якшәмбе көнне президент Мәхмүт Әхмәдиниҗат баш прокурорга мөрәҗәгать итеп Себарига үз хокукларын яклау өчен барлык кануны мөмкинлекләрне булдырырга кушты.

Сишәмбе исә Сабериның хөкем карарын гамәлдән чыгаруны сорап аппеляция мәхкамәсенә мөрәҗәгать итүе хәбәр ителде.

Соңгы 6 елда Иранда яшәгән 31 яшьлек штаттан тыш журналист Сабери АКШның Дәүләт җәмәгать радиосы һәм Британиянең Би-Би-Си радиосы өчен хәбәрләр эшли иде.

Хамер өчен кулга алып шпионлыкта гаепләү

Гыйнвар ахырында ул кулга алынды. Ул чакта аның хәмер сатып алган өчен тоткарлануы турында хәбәр ителде. Соңрак ул рөхсәтсез рәвештә журналистик эшчәнлек белән шогыльләнүдә да гаепләнде.

8 апрельдә исә Иран Инкыйлаб мәхкамәсе прокурор урынбасары аны журналистик эшчәнлек артында АКШ өчен күзләү белән шогыльләнүдә гаепләде.

Әмма Саберига карата чыгарылган гаепләүләр аның адвокатына мәхкамәгә берничә көн кала, 14 апрельдә генә тапшырылды.

Дүшәмбе көнне Һюман Райтс Уотч халыкара хокук яклау төркеме мәхкамә бик ашыгыч рәвештә, ябык ишекләр артында үткәрелде, бу аның адвокатына тиешенчә әзерләнү мөмкинлеге бирмәде диде.

Яңа хөкем көтелә

Аппеляция мәхкамәсенең нәтиҗәсен алдан фаразлау шактый кыен.

Сабериның адвокаты Иранның югары мәхкамәсеннән Саберига эшенә караган барлык документларны бирүне сорады. Шпионлык турында гаепләүләрне документлаштыру бик кыен булганлыктан, аппеляция мәхкамәсендә шпионлык гаепләве кире кагылырга да мөмкин.

Әмма журналист эшчәнлеге рөхсәтенең мөддәте чыккан килеш эшчәнлекне дәвам итү турында гаепләү калыр дип көтелә. Себари үзе дә моны кире какмый.

Аның адвокаты хәзер төрмә мөддәтенең киметелүенә өметләнә.
XS
SM
MD
LG