Accessibility links

Кайнар хәбәр

Расизм турында конференция эшен дәвам итмәкче


БМОның расизм турындагы конференциясе үз эшен дәвам итәргә тырыша. Кайбер көнбатыш илләре бойкот игълан иткән коференциядә Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Израильне расизмда гаепләгәннән соң күп кенә көнбатыш илләре вәкилләре аннан чыгып китте.

Европа Берлеге бүгенге мөрәҗәгатендә Әхмәдиниҗатның гаепләүләрен кискен кире кагуын, әмма Женевадагы бу конференциядә эшчәнлеген дәвам итәчәген белдерде.

Иран тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Хәсән Гашгавый БМО генераль секретаре Пан Ги Мунның Әхмәдиниҗатка җавабын тарафсыз түгел һәм берьяклы дип тәнкыйтьләде.

Пан Әхмәдиниҗатның чыгышын "гаепләү, каршы кую һәм хәтта провокация" дип хөкем итте.
XS
SM
MD
LG