Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия стратегик коралларын киметергә җыенмый


Русия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков Русия үзенең стратегик коралларын нык киметү өчен сәбәп күрми дип белдерде.

Интерфакс агентлыгына интервьюда Рябков моның өчен шартлар әле өлгермәгән диде.

АКШ президенты Барак Обама андый коралларны нык киметү турында тәкъдим белән чыккан иде.

Рябков АКШтагы яңа хакимият Чехия һәм Польшада ракета калканы урнаштыру планыннан чигенү түгел, аны тагын да тизләтә диде.

Ул шулай ук, әгәр дә АКШ ул ракета калканын төзесә, Русия Калининград өлкәсенә Искәндәр ракеталарын урнаштырачак дип белдерде.
XS
SM
MD
LG