Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бар юллар да Башкортстанга илтә


Язмыш татарларны кайда гына йөртми? Хабаровскида туамы ул, Таҗикстандамы, Үзбәкстандамы, күбесенең тамырлары Татарстан, Башкортстан белән бәйле. Кем дустын, кем әнисен эзли, ә кайберәүләр бабасының кем икәнен беләсе килә. “ Көт син мине!”(38)

Русиянең беренче каналында барган “Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдиновның хатлар белән эзләнүләре нәтиҗәсендә, күп кенә кешеләрнең Башкортстан якларында яшәүләре ачыкланды. Аларның кайда яшәүләре билгеле булса да, телефоннары булмау сәбәпле, әлегә элемтә урнаштырылмады, ди Шәрәфетдинов.

Таҗикстанның Турсунзадэ шәһәрендә 1972 елда туган Рөстәм Азизовны бергә укыган, әмма хәзер Себер якларында яшәүче Галина Богданова Уфадан эзли, ә Рөстәм Башкортстанның Салават шәһәрендә яши икән.

Үзбәкстанның Газалкнет шәһәрендә яшәгән дусты, сыйныфташы 1979елда туган Илдар Вәлиахмәдовны Виолетта Левчук эзли. Илдар Башкортстанның Илеш районында Үрге Яркәйдә яши.

Ана өчен бала иң кадерле кеше


Ана өчен бала иң кадерле кеше булса, бала өчен дә ана иң якын кеше. Күпме генә еллар үтсә дә, ничә генә яшь булса да, кеше анасын эзләүдән туктамый. Балалар йортында тәрбияләнгән Ольга Никонова әнисе Роза (Галия) Садыкованы, яисә аның туганнарын эзли. Роза (Галия) 1951 елда Иглин районының Иске Минзитар авылында туа. 1954 елда аны Янаул балалар йортыннан Октябрьски балалар йортына җибәрәләр. Аннан соң аны Елена һәм Андрей Кравцовлар кызлыкка алган.

Туфрак тарта

Туганнар, тамырлар, туган җир, ил һәрчак үзенә тарта. Туган туфрак булса да бер уч, туфрак тарту бар көчкә дә көч, дип язган шагыйрь.

Дарья Уколова әбисе белән бабасын Бөгелмәдән эзли. Аның бабасы Әсхәт Борханов 1938 елда Хабаровскида туган. Ул соңгы елларда Башкортстанның Салават шәһәрендә Островский урамында яшәгән. Эзләнүләр әле тәмамланмаган. Илгизәр Шәрәфетдинов аларны табарга өметләнә. тарафыннан эзләнүләр алып барыла. Ярдәм итү йөзеннән. 420061 Казан, абонент тартмасы 142, “Жди меня” тапшыруына, дип хат яза аласыз.
XS
SM
MD
LG