Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каршылык чаралары


Узган шимбә - 18нче апрель берләшкән оппозиция ягулык тармагын саткан акчаны таләп итеп каршылык чарасы уздырырга тиеш иде.

Аларга рөхсәт бирелмәде, ә ул урында башкорт җәмәгатьчелеге оешмалары милли мәгарифне яклап урам җыены уздырган иде. Берләшкән оппозиция кабат каршылык чарасын уздыру мәсьәләсен карады. Ул берләшкән оппозициянең 22 апрель узган утырышында тикшерелде.

Каршылык чаралары 1 май башкаланың берничә мәйданында узачак. Анда икътисади көрчеккә каршы тору, ягулык тармагын саткан акчаны республика файдасына файдалану кебек мәсьәләләр күтәреләчәк. Бу турыда берләшкән оппозиция җитәкчесе Рамил Бигнов белдерде.

18 апрель узган урам җыены да игътибар үзәгендә кала. Билгеле хокук яклаучы Николай Швецов бу уңайдан республиканың эчке эшләр министры Игорь Алешинга мөрәҗәгать итте. Анда ул илгә каршы үткән бу чараны республика казнасы финанслаган дип белдерә. Мөрәҗәгатьтә башкорт җәмәгатьчелеген районнардан алып килгән 19 автобусның номерлары да аталган. Николай Швецов “Русиягә, дәүләткә каршы“ үткән акцияне тикшерүне һәм чаралар күрүне сорый.
XS
SM
MD
LG