Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анкара һәм Ереван бәйләнешләр урнаштырырга килеште


Төркия белән Әрмәнстан үзара бәйләнешләр урнаштыру турында нигез килешүе имзалады.

Ике илнең тышкы эшләр министрлыклары чыгарган белдерүдә тарафларның икеяклы мөнәсәбәтләрне нормальләштерү турында килешү имзалавы әйтелә.

Җомга көнне Әрмәнстан 1915 елда әрмәннәрнең госманлы төрекләре тарафыннан күпләп үтерелүенә 94 ел тулуны билгели.

Әрмәнстан бу үтерүләрне геноцид дип атый. Төркия геноцид сүзен кире кага һәм бу үтерүләр ватандашлар сугышы нәтиҗәсе ди.
XS
SM
MD
LG