Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдан Барак Обамага хат


Равил Минһаҗев гаиләсе
Равил Минһаҗев гаиләсе

Cайлау алдыннан АКШ президенты Барак Обама 1 ел эчендә Гуантанамо төрмәсен ябарга вәгъдә биргән иде. Тоткыннар арасында Чаллы кешесе Равил Минһаҗев та бар. Аның әнисе Зөһрә ханым малаен коткару өчен АКШ президентына хат юллады.

Равилнең әнисе быелның февраль–март айларында Американың хокук яклаучылары белән тыгыз элемтәдә булды. Малаен азат итү өчен аларга кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Халыкара “Reed Smith” хокук яклау оешмасы вәкилләре Чаллыга килеп Равил турында мәгълүматлар туплады, әнисенә малае белән 1 сәгатьлек телефон сөйләшүе оештырды. Русиянең Гуантанамодагы соңгы тоткыны Равил Минһаҗев эшендә нинди үзгәрешләр бар? Бу сорауга Равилнең әнисе Зөһрә Вәлиуллина җавап бирде:

“Америка тикшерүчеләре эшләрен бик акрын алып баралар икән. 3 һәм 27 март көннәрендә ике карау булган. Вашингтондагы хокук яклаучылар әйтүенчә, тикшерүчеләр бик ашыкмыйлар. Хокукчылар Равилнең бер гаебе дә юк диләр. Апар Гуантанамода Равил янында еш булалар, аның хәлен миңа сөйләп торалар. Хәзер мин АКШ президенты Барак Обмага хат язып җибәрдем, аны “Ана хаты” дип атадым”, диде ул.

Зөһрә апа язган хатның эчтәлеге мондый:

“Исәнмесез, хөрмәтле президент Барак Обама! Сезгә Русиядән Гуантанамо тоткыны әнисе Зөһрә яза. Улым Равил хәзерге вакытта Гуантанамода. Ул Көнчыгыш илләрендәге мөселманнар тормышы белән танышу өчен Русиядән китте. Хатыны Диләрә һәм ике яшьлек улы Йосыф минем белән яшәде. Киләчәктә алар ислам иленә күчеп китәргә уйлыйлар иде. Шушы илләрдәге тормыш белән танышырга киткән Равилне Буш солдатлары Пакстанда, фатирда тоткарлыйлар. Гаепсез килеш 7 ел буена тикшерүсез һәм мәхкәмәсез Гуантанамода тотыла.

Равилнең хатыны бала белән Сүриягә китте, анда кияүгә чыкты. Миңа 72 яшь. Үзем генә яшим. Улым төрмәдә, яраткан киленем белән оныгымны югалттым. Шушы кичерешләрдән соң йөрәк авыртты, инвалид булдым. Тәмле әйбер пешергәндә улым Равил дә искә төшә. Болай ул бервакытта да зарланып язмады. Уразада җимешләр, бал бирүләре, ап-ак урын-җир турында язды. Ләкин хатлар 6-8 айга бер генә килде. Тиешле тикшерү булмаганга гына Равил төрмәдә утыра.
Равилнең әнисе Зөһрә ханым


Сез үзегезнең сайлау алды кампаниясе барышында Гуантанамоны ябарга вәгъдә бирдегез. Шшуңа улым Равил Минһаҗев эшен карауны тизләтүне Сездән үтенеп сорыйм. Ул АКШ өчен дә, Русия өчен дә бер начарлык та эшләмәде. Ул террорчы түгел. Сезгә ышанычым зур. Сайлау вакытында Сезнең тизрәк президент булуыгызны теләп Ходайга ялвардым. Сезгә зур хөрмәт белән Зөһрә”, дип тәмамлый хатын Равилнең әнисе.

Исегезгә төшерәм, 2004 елда 7 Русия кешесе Гуантанамодан ватаннарына кайтарылды. Аларның 3-се Русия төрмәләренә ябылды, 3-се чит илләргә чыгып китте, Руслан Оджиевны 2007 елда Нальчикта милиция атып үтерде.

Әлеге язманы әзерләгән вакытта, “Известия” газетасында Равил Минһаҗевка кагылышлы мәкалә бастырылуы билгеле булды. “Есть ли жизнь после Гуантанамо?” язмасында мондый юллар бар:

“...Бен Ладенның ярдәмчесе булган фәләстинле Әбү Зөбәйдә белән Равил Минһаҗев арасында ниндидер элемтә бар дип саный Үзәк Разведка Идарәсе (ЦРУ). Ә менә ФСБның Татарстан идарәсе, Минһаҗев иреккә чыгарылып, чит илгә китсә, аны халыкара эзләүгә бирәчәк”, дип хәбәр итә “Известия” газетасы.

Бу яңалыклар әлегә кадәр Равилнең әнисе Зөһрә ханымга билгеле түгел иде. Ана кешенең газетадгы язманы ничек кабул итүен күзаллавы бик кыен.
XS
SM
MD
LG