Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Ходорковскийга гадел хөкем сорый


Кеше хокукларын яклаучы 8 төркем һәм күренекле хокук яклаучы Людмила Алексеева Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итеп күренекле эшмәкәрләр Михаил Ходорковскийга һәм Платон Лебедевка каршы 2-нче мәхкамәне аларның хокукларын бозмыйча, гадел итеп үткәрүне сорады.

Аларның ачык хатында 2-нче мәхкамәгә халыкара күзәтүчеләргә ирекле керү мөмкинлеге бирү сорала.

Салымнардан качуда һәм алдау белән акча үзләштерүдә гаепләнеп берничә ел элек төрмәгә ябылган Ходорковский белән Лебедевка шуңа охшаш яңа гаепләүләр белдерелә.

Аларның тарафдарлары хөкүмәт моны Ходорковскийның берничә елдан төрмәдән чыгып оппозицияне җитәкләвенә юл куймау өчен эшли диде.
XS
SM
MD
LG