Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәмәтовны зинданга яптылар


Уфаның Киров районы мәхкәмәсе билгеле башкорт гыйсьянчысы, яңа төзелгән “Ислам милләте” оешмасы җитәкчесе, “Мәйдан” гәзитенең баш мөхәррире Айрат Дилмөхәмәтовны зинданга ябу турында карар чыгарды.

Айрат Дилмөхәмәтов моңа кадәр ике тапкыр “экстремистик” маддә буенча гаепле дип табылган иде. Беренче тапкыр аны 2005 елның язында, Башкортстан җитәкчелеге утырган Ак йорт янында үткән митингта ясаган кискен чыгышы өчен, 2006 елда бер елга шартлы рәвештә хөкем иттеләр. Икенче тапкыр ул “Площадь восстания” дигән басмада инкыйлаб ясарга өйрәткән материаллар бастырганы өчен 2008 елны ике елга шартлы рәвештә хөкем ителде.

2009 елның 30 мартында ФСБның Башкортстан буенча идарәлеге хезмәткәрләре Айрат Дилмөхәмәтовны өеннән алып чыгып китәләр һәм ул чыгарган “Мәйдан” гәзитенең 2008 елның ноябрь санында экстремистик материаллар басылган дип раслыйлар. 31 мартта Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Дилмөхәмәтовны тикшерү вакытына үз йортында тоткында тоту турында карар чыгарды. Әмма, Башкортстан прокуратурасы мондый карар белән килешмәгән булып чыкты һәм алар мәхкәмә карарына кассация шикаяте җибәрәләр.

Алай гына да түгел, 2009 елның 20 апрелендә Башкортстан прокуроры Сергей Хуртин, инде “Мәйдан” гәзитенең 2009 елның гыйнварь ае санын да экстремистик басма дип, Киров районы мәхкамәсенә мөрәҗәгать итте. Һәм менә 2009 елның 23 апрелендәге мәхкәмә карары буенча Дилмөхәмәтов тикшерү барышы вакытына зинданга ябылды. Мәхкәмә залыннан аны куллары богаулы рәвештә алып чыгып киткәннәр.

Дилмөхәмәтовны җәмәгать башлангычында яклаучы адвокат Әлмира Жукова әйтүенчә, Дилмөхәмәтовның эшләре шактый авыр. Әгәр ул яңа гаепләүләр буенча гаепле дип табылса, аның элекке шартлы сроклары да чынга әверелүе ихтимал.
XS
SM
MD
LG