Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Чечнядә террорга каршы чарасын өлешчә яңарта


Чечня башкаласында шартлау нәтиҗәсендә Грозныйның хәрби коменданты, полковник Игорь Макеев яраланды.

Республика эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, шартлау төзелеш калдыклары өемендә булган.

Узган атнада Чечнядә террорга каршы 10 ел чамасы барган чараларның тәмамлануын игълан иткән Русия бүген республиканың 3 районында террорга каршы чаралар тәртибен торгызды.

Шали, Шатой һәм Ведено районнарында сугышчыларның һөҗүмнәр әзерләве турында әйтелә.

Иминлек чикләүләренең киметелүен Чечня президенты Рамзан Кадиров зур казаныш итеп күрсәтергә тырышкан иде.

Әмма бу атнада анда яңа бәрелешләр булды, Русиянең 3 хәрбие үтерелде.
XS
SM
MD
LG