Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары Казанга бара


Башкортстаннан берничә төркем татар зыялылары Казанга күңелле сәяхәткә җыена.

Татарстанда бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышлап үткәрелүче бәйрәм чараларында катнашачак Башкортстан татарлары. Тукай бәйрәменә баручылар арасында галимнәр, милли хәрәкәт активистлары, язучылар, укытучылар, журналистлар бар.
Уфадан 13 кешелек бер төркемне Башкортстан хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кифая Фазлетдинова алып бара.
“Сәфәргә шимбә иртәсендә кузгалабыз, - ди Кифая Фазлетдинова. - Бу юлы мин укучыларны һәм татар теле укытучыларын алып барам. Казанда гына түгел, ә Арча районында да булабыз”.

Башкортстаннан Казанга Тукай бәйрәменә ел саен байтак кына милләттәшләребез бара. Быел да якташларыбыз Казанда гына түгел, ә Арча районында да булачак. Казанга сәфәргә милләттәшләрне татар яшьләренең “Хәзинә” иҗтимагый оешмасы һәм Татар милли оешмалары берлеге дә оештыра.

Башкортстанның үзендә дә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чаралар шушы атнада төрле урыннарда үтә. Башкортстан дәүләт университетында һәм Башкортстан дәүләт педагогия университетында талиплар һәм укытучылар әдәби-музыкаль кичәләр оештырды. Уфа “Нур” татар дәүләт театры тамашачыларга “И мөкатдәс моңлы сазым” дигән тамашасын тәкъдим итә. Ул Габдулла Тукайның шәхси тормышына, аның хатын-кызларга мөнәсәбәтенә багышланган.
XS
SM
MD
LG