Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефтекамада ачлык игълан ителде


Башкортстанның Татарстан белән чиктәш Нефтекама шәһәренең “Шкафчык” исемле кибете хезмәткәрләре игълан иткән ачлык бишенче көн инде дәвам итә.

Ачлык игълан итүне оештыручылар сүзләренчә, алар эшкуарларга булган төрле басымнарга ризасызлык белдерә. Аерым алганда, алар үзләре эшләгән кибеттән чыгаруга бәйле ачлык игълан иткән. “Шкафчык” кибетен анда эшләүчеләр арендага алып торган. Ә ике ел элек бу кибет бинасының хуҗасы булган Башкортстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы биредә идарә итүче компанияне алмаштыра. Ә инде яңа хуҗалар “Шкафчык” кибете директоры Халидә Суфияновага аренда бәясенең ун тапкырга арттырылуы хакында күрсәтмә җибәрә. Халидә ханым мондый бәяне башка сыймаслык күләм дип ризасызлыгын белдерә. Шуннан соң инде мәхкәмәләшүләр китә.

Быел арбитраж мәхкәмә идарә итүче компания файдасына карар чыгарып, “Шкафчык” кибете хезмәткәрләренә кичекмәстән бинаны бушатуны таләп итә. Менә шуннан соң кибетнең барлык 14 хезмәткәре дә ачлык игълан итә.
“Безне хәзер хакимиятләр, төрлечә юмалап, ышандырып, булса да, кибеттән чыгармакчы булалар. Ләкин без аларның сүзләренә ышанмыйбыз”, ди кибет җитәкчесе Халидә Суфиянова.

Аның сүзләренчә, шәһәрдәге тагын берничә кече ширкәт хезмәткәрләре дә, “Шкафчык” кибете хезмәткәрләренә теләктәшлек йөзенән, һәм үз хокукларын да яклап, ачлык игълан итәчәк.

“Шушы атнада ук шәһәрдәге “Ромашка” кафесы хезмәткәрләре дә безгә кушылачак. Анда барлыгы 35 кеше эшли”, ди Халидә ханым.
Нефтекама шәһәре халкы соңгы өч елда урамнарга каршылык чараларына байтак кына чыккан иде инде. Биредәге эшкуарлар шәһәр хакимияте җитәкчеләре ягыннан бизнесны үстерүгә мөмкинлекләр булмауга, шәһәр түрәләре тарафыннан һәртөрле аяк чалуларның чыдый алмаслык булуына зарлана.

Шушы уңайдан алар ил президентына һәм премьер-министрга белдерүләр дә җибәргән иде.
Хезмәтчәннәрнең хокукларын яклау максатында, киләсе атналарда да Нефтекамада пикетлар оештырылырга һәм ачлык игълан итүләр дәвам итәргә мөмкин. Һәрхәлдә, ризасызлык чарасы активистлары шулай дип кисәтә.
XS
SM
MD
LG