Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кавказда нәрсә үзгәрә?


Кавказдагы тарихы каршылыклар бетүгә таба барганда, төбәктә чит көчләр тәэсире алышынырга мөмкин.

Төркия тышкы эшләр министрлыгы чәршәмбедә ясаган белдерүдә, Әрмәнстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне яңадан торгызу өчен, яңа "юл харитасын" игълан итте.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон ясаган чыгышында, соңгы арада Анкара белән Ереванның уртак фикергә килү өчен кылган тырышлыкларын хуплап чыкты. клинтон, "Төркия белән Әрмәнстан арасында мөнәсәбәтләр нормага кереп, чикләрнең ачылуы ике ил арасында тарихта булган уртак кайгыларны анализлау өчен яхшы мохит тудырачагына ышанам", дип әйтте. Шулай ук Клинтон АКШ хакимиятенең бу адымга тулы яклау белдерүен өстәде.


Совет Берлеге таркалу белән, Әрмәнстанның бәйсезлеген "беренче" булып Төркия таныса да, ике ил арасында башлаган кыска вакытлы җылы мөнәсәбәт озакка бармады. Әрмәнстан хәрбеләре Карабахка керүе белән, Анкара Әрмәнстан белән чикләрне ябып, мөнәсәбәтләрне “туңдырган” иде. Хәзер еллардан соң үзелеп калган мөнәсәбәтләрне яңадан урнаштыру турында өмет бар.

Азәрбайҗан канәгатьсез

Карабах мәсьәләсе еллардан бирле әле дә чишелә алмаган низаг булып тора. Төркиянең Ереван белән чикне ачып мөнәсәбәтләрне торгызырга теләве, бер-берсенә якын булган ике кардәш ил - Азәрбайҗан белән Төркиянең дуслыгына күләгә төшерде.


Азәрбайҗан Төркиянең бу адымына ачу белдерә. Бу уңайдан ил президенты Илһам Алиев, Төркиянең мәсьәләне сөйләшеп-аңлашу өчен җибәргән чакыруларын да кире какты.

Алиев анын урнына Карабах мәсьәләсен сөйләшү өчен Мәскәүгә барды. Ул бу адымы белән үзенчә Төркиягә юллама ясарга теләде. Ягъни энергиягә бай ил буларак, хезмәттәшлек итү һәм мәсьәләләрне чишү өлкәсендә үзенең сайлау мөмкинчелеге булуын күрсәтергә тырышты.

Халыкара каршылыклар төркеменең Европа програмы җитәкчесе Сабина Фрәйзыр, Төркия Азәрбайҗанны үпкәләтергә теләме.
Сабина, "Анкара Ереван белән мөнәсәбәтләрнең яхшыртуның Көньяк Кавказ төбәге өчен, бигрәк тә Карабах мәсьәләсен чишүдә файдага булачагын аңлатырга тырыша", ди.

Азәрбайҗан моның белән килешми.

17 апрельдә Мәскәүдәге сәфәре вакытында Азәрбайҗан президенты Алиев, Русиягә газ сату өчен бер нәрсәнең дә комачауламавын әйтте. Алиев шулай ук Төркия аша Европага җибәрелгән газ өчен альтернатив юлларны арттырырга өмет белдерә.


Азәрбайҗанның мондый адымга баруы Набукко газ проекты планына зур зыян салырга мөмкин.

АКШ һәм Европа Берлеге яклаган әлеге план Төркмәнстан һәм Азәрбайҗаннан җибәреләчәк газны Русияне урап, Көньяк Кавказ аша Европага кудыруны максат куя иде.

Шул уңайдан белгечләр, Алиевнең Карабах мәсьәләсен чишәр өчен газ өлкәсендә карт уйнарга җыенуын фаразлый. Азәрбайҗан әрмән гаскәрләрен Карабахтан чыгару өчен Русиянең яклавын алырга тырыша.

Сәясәт белгече Илгар Мәммәдов, асылда барлык илләрнен дә бик тирән сәяси уенга чумуы турында сөйле.


Шулай да, Мәммәдов сүзләренә караганда, Бакы алып барган стратегия хәтәр. Чөнки Азәрбайҗанның бу адымы аны Көнбатыштан чикләп, бөтенләй Русия кулына калдырырга мөмкин, ди.

“Азәрбайҗан гео-сәяси мохиттәге мөмкинчелеген кулланып, Европа һәм АКШ өстендә тәэсир уятырга тели. Ләкин Русия бу мәсьәләгә материаль яктан карап, Карабахтан әрмән гаскәреләрен чыгарса, Азәрбайҗанның тышкы сәясәте кире кайтылгысыз якка таба үзгәречәк", ди Илгар Мәммәдов.
XS
SM
MD
LG