Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәннәр хәтер көне үткәрде


Әрмән халкы җомга көнне Беренче дөнья сугышында госманлы төрекләренең әрмәннәрне күпләп үтерүен искә алды.

Башкала Ереванда меңнәрчә кеше урам йөрешендә һәм ул үтерүләр корбаннары һәйкәленә чәчәк салуда катнашты.

Әрмәннәр бу геноцид булды ди һәм барлыгы миллион ярым әрмән үтерелде дип тәкърарлый.

Төркия геноцид билгеләмәсен кире кага һәм саннар артык күпертелгән ди.

Чәршәмбе көнне ике ил үзара бәйләнешләрне нормальләштерү сөйләшүләре турында килешү игълан итте.

Сөйләшүләрдә геноцид мәсьәләсе дә, Әрмәнстан белән Төркия арасында чикне ачу мәсьәләсе дә каралыр дип көтелә.

Геноцид мәсьәләсен тикшерү өчен махсус уртак тарихи комиссия төзү турында сүз бара.

Чик капкалары 1993 елда Төркиянең беректәре Азәрбәйҗан белән Әрмәнстан арасында Таулы-Карабах сугышы чорында ябылган иде.

Азәрбәйҗан Анкараны, Таулы-Карабах низагы чишелми торып, Әрмәнстан белән мөнәсәбәтләрен яхшыртырга ашыкмаска чакыра.

АКШ татулашу адымнарын хуплый
Джо Байден


Җомга көнне АКШ вице-президенты Джо Байден телефон аша Әрмәнстан президенты Серж Саркисян белән сөйләшеп Төркия белән Әрмәнстан арасында мөнәсәбәтләрне нормальләштерү килешүенә хуплау белдерде.

Байден идарәсе белдерүенчә, Байден Саркисян җитәкчелеген мактаган һәм Төркия белән Әрмәнстан арасында дистәләрчә ел дәвам иткән дошманлыкны бетереп татулашу тырышлыкларына яклау белдергән.
XS
SM
MD
LG