Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кудрин Вашингтонда мәхкәмәгә чакыру алган


Вашингтон – Русия финанс министры Алексей Кудрин Вашингтонга сәфәре вакытында мәхкәмәгә чакыру алган.

Бу чакыруны аңа Юкос ширкәтенең чит илдәге акционерлары тапшырган. Алар Русия хөкүмәтеннән үзләренә килгән зыянны капларга таләп итә.

Русиянең иң эре нефть компаниясе Юкос зур күләмдә салымнар түләмәүдә гаепләнеп, бөлгенлеккә төшкәннән соң, берничә өлешкә бүленеп башка ширкәтләргә сатылды.

Аның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковский салымнан качуда һәм хәрәмләшүдә гаепләнеп, хәзерге вакытта төрмәдә утыра.
XS
SM
MD
LG