Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея плутоний җитештерә башлавын игълан итте


Пхеньян – Төньяк Кореяның тышкы эшләр министрлыгы, атом коралы җитештерү ширкәтендә кулланылган ягулыктан плутоний чыгара башлавын игълан итте.

Җомга көнне Берләшкән Милләтләр Иминлек Шурасы комитеты Төньяк Кореяның өч компаниясен, Пхеньянның атом һәм ракета программына ярдәм иткән өчен "кара исемлеккә" керткән иде.

Шушы ай башында Төньяк Корея ерак ара ракетасын сынады. Дөнья җәмәгатьчелеге моны БМО карарларын бозу дип атады һәм кискен тәнкыйть белдерде.
XS
SM
MD
LG