Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел дүрт Тукай бүләге тапшырыла


Аларның икесен аерым шәхесләр казанды, калган икесен иҗади коллективлар алачак .

Лауреатларның исемнәре турында президент карары басылып чыкты.

Анда әйтелгәнчә, Тукай бүләге шагыйрь Зиннур Мансуровка “Җәрәхәтле йөрәк җылырак” исемле шигырь һәм поэмалар җыентыгы һәм “Күңелдә фидаи яшәсә” исемле китабы өчен бирелә.

“Телсез күке” әсәре өчен Камал театрының иҗади төркеменә дә Тукай бүләге тапшырыла. Бу әсәрне куюга керткән өлеше өчен пьесаның авторы Зөлфәт Хәким, рәссам Сергей Скоморохов, композитор Рим Хәсанов, төп рольне башкаручы Рамил Төхвәтуллин бүләкләнә.

Шулай ук, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген “Вишневый сад” әсәрен кую өчен куйган хезмәтләр өчен Качалов исемендәге рус драма театры вәкилләре алачак. Алар - әсәрдә төп рольләрне башкарган артистлар Светлана Романова һәм Геннадий Прытков.

Дәүләт бүләге шулай ук “Сөембикә-ханбикә”, “Евразия һәм кыпчак кызы”, “Сабантуй”, “Итил башында”, “Ватан турында уйлану” әсәрләре өчен рәссам Камил Муллашевка бирелә.
XS
SM
MD
LG