Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ирның улы дәүләттәге иң югары дәрәҗәле оешмага җитәкче булып билгеләнде. Ким Ен Ун Милли саклану комиссиясен җитәкли башлады. Бу хакта бүген Көньяк Корея агентлыгы хәбәр итте.
Кайбер күзәтүчеләр фикеренче, лидер улының югары урынга билгеләнүе аның киләчәктә әтисен ил башлыгы урынында алмаштыра алуын аңлата.
Ким Чен Ирнең 3 улы бар. Әммә аның өлкән уллары сәяси тормышта бик катнашмый. Күптән түгел, ил башлыгының инсульт кичерүе турында хәбәрләр чыккан иде. Ул соңыннан халык алдына чыга башласа да, Көнбатыш һәм Көньяк Корея мәгълүмат чараларында Пхеньянның варис әзерләве турында хәбәрләр таралды.