Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шанхай хезмәттәшлек оешмасы министрлары Казанда җыела


Казанга Шанхай хезмәттәшлек оешмасына керүче илләрнең мәдәният министрлары килде. Дүшәмбе көнне Казанда аларның җыены ачылырга тиеш. Бүген министрлар шигърият бәйрәмендә катнашты.

ШОС вәкилләренең күчмә утырышында катнашу өчен Казанга Кытай, Кыргызстан, Үзбәкстан, Һиндстан, Монголия, Иран мәдәният җитәкчеләре җыела.

Якшәмбе көнне Шанхай хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре шигрьят бәйрәмендә булды, кичен алар "Шагырь мәхәббәте" операсын карады, шулай ук кунаклар соравы белән, министрлар өчен иҗади яшьләр белән очрашу оештырылды, дип хәбәр итте агентлыклар.
XS
SM
MD
LG